Еш бирелә торган сораулар

“Социаль ипотека” программасы буенча торак ничек алырга?

«Социаль ипотека» программасында бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, оешма хезмәткәрләре һәм шулай ук кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ (инвалидлар, инвалид балалары булган пенсионерлар) катнаша ала.

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен беренчел взнос фатир бәясенең 10% ын, оешма хезмәткәрләре өчен фатир бәясенең 20% ын тәшкил итә. Торак урынның түләнмәгән өлеше бәясе еллык 7% исәбеннән арта.

Программа буенча исәпкә алу өчен документлар муниципаль район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә тапшырыла. Документларны тапшырганнан соң комиссия утырышта документларны ай дәвамында карый һәм исәпкә кую турында карар кабул итә. Торак урынына мохтаҗ буларак исәпкә кую турында комиссия карары кабул ителгәннән соң, әлеге гражданин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүматлар базасына кертелә һәм каралуга җибәрелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды расланганнан соң, гражданинга хисап номеры бирелә һәм торак сатып алырга теләк белдергән гаиләләрнең җыелма исемлегенә кертелә. Хисап номеры бирелгәннән соң, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының җыелма исемлегенә кертелгән граждан «социаль ипотека " шартнамәсен төзү өчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиленә мөрәҗәгать итә. Социаль ипотека шартнамәсе төзегәннән соң гражданин ай саен минималь хезмәт хакы 50% күләмендә акча җыярга тиеш. Гражданин 2 яки 3 елның җыелма исемлегендә торырга һәм конкурста катнашмаска мөмкин. Тик килешү шарты буенча ул фатир алганчы ай саен җыела торган акча кертергә тиеш.

Әгәр гражданин фатир сатып алу бәйгесендә катнашырга тели икән килешүдә аның беренчел взносы мәҗбүри булырга тиеш. Беренчел взнос керткәннән соң, ул конкурста катнашу хокукына ия һәм теләге буенча 2 яки 3 бүлмәле фатирын сатып алырга мөмкин, әмма нормадан артык мәйдан өчен базар бәясе буенча түләнәчәк. Конкурста катнашу өчен гражданин социаль ипотека килешүендә күрсәтелгән шәхси номер һәм пароль буенча «Киләчәк төзибез” рәсми интернет-сайтында электрон рәвештә гариза тутыра. Гаризада торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган гражданин, фатирны алдан сайлап алганнан соң һәм сайлап алынган фатирдан файдалану хокукын раслаучы документларга кул куйганчы, торак урынын сайлау вакытына торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме хокукын раслау максатларында исәпкә алу урыны буенча 60 көн эчендә яңадан теркәү узарга тиеш.

Әгәр исәпкә алынганнан соң гаиләдә бала туа икән, гаилә һәр балага 200 мең сумлык дәүләт ярдәме ала.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International