Еш бирелә торган сораулар

Бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаилә нинди программа буенча торак шартларын яхшырта ала?

"2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү "федераль максатчан программасы турында" 2018 елның 29 маендагы 407 номерлы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә торак төзелешенә (сатып алуга) социаль түләүләр авылда яшәүче һәм эшләүче гражданнарга, яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә бирелә, яисә авыл җиренә даими яшәү урынына күчәргә һәм анда эшләргә теләк белдергән гражданнарга.

Социаль түләү алуга 36 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган яшь гаилә яки тулы булмаган гаилә хокуклы, әгәр дә түбәндәге шартлар үтәлсә:

- хезмәт килешүе буенча яшь гаиләнең бер генә әгъзасы булса да авыл җирлегендә агросәнәгать комплексында яисә социаль өлкәдә, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару (төп эш урыны);

- яшь гаиләнең бер генә әгъзасы булса да агросәнәгать комплексында яки социаль өлкәдә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бара торган авыл җирендә даими яшәү;

 - торак төзү (сатып алу) бәясенең 30 проценттан да ким булмаган күләмдә үз заем акчалары булу.

Гражданин үзенең заем акчалары булмаган очракта, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "ана (гаилә) капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга җибәрү кагыйдәләре турында" 2007 елның 12 декабрендәге 862 номерлы карары белән расланган Торак шартларын яхшыртуга юнәлдерү кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә ана (гаилә) капиталы акчаларын файдаланылырга мөмкин. Торак төзүгә булган очракта сатып алынган барлык төзелеш материалларына накладнойларның күчермәләрен тапшырырга кирәк.

торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International