Сарман муниципаль районы

Сарманда “Частник” профилактик операциясе үтәчәк

14.09.2017

18 сентябрьдән 8 октябрьгә чаклы Сарман муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм юл һәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә “Частник“ профилактик операциясе үтәчәк. Аның максаты шәхси – тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланганда юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау.

Чаралар барышында төп игътибар тракторларда, үзйөрешле машиналарда һәм тагылмаларда - теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдереләчәк.

Сарман муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Салахов А.Р






Оценить материал или отправить свое мнение

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования