Рөстәм Миңнеханов Сарман районы басуларында урып-җыю барышы белән танышты

2018 елның 10 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов бүген республикадагы урып-җыю кампаниясе кысаларында басулар өстеннән очып узды. 

Ул иң элек Премьер-министр урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолеттан район басуларын карап әйләнде, соңыннан инвесторлар, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, механизаторлар белән очрашты. 

Фәрит Хөснуллин кыскача гына урып-җыю эшләренең барышы, районда тормышка ашырыла торган программалар турында сөйләде. Рөстәм Нургалиевич терлекчелектәге эшләр белән дә кызыксынды. Механизаторлар белән аралашканда, аларның хезмәт хаклары, кызыксындыру чаралары турында сорашты.  Ул, районда урак барышына карата шелтә сүзләре булмавын белдереп, эшләрнең шулай уңышлы дәвам итүен теләде.

Сарман районында игенчеләр урып-җыю эшләрнең яртысын башкарганнар инде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Республикасы Президентына хәбәр иткәнчә, 20,9 мең га мәйдан җыеп алынган. Уңыш –37,3 ц/га, амбарларга 78 мең тонна иген салынган. 

Районда терлекчелек үсеше буенча да җитди эш алып барыла. Бүгенгә районда 8,4 мең шәхси хуҗалык бар, аларда 7,8 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2,8 мең сыер. Соңгы өч елда районда 32 мини-ферма булдырылган. Шулай ук 44 гаилә фермасы бар.   

Рөстәм Миңнеханов Сарман районындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. «Без матур басулар күрдек, һәр җирдә эш оештырылган. Соңгы елларда Сарман районы игенчелек өлкәсендә шактый алга китте. Терелекчелектә дә шундый уңышларга ирешүгезне телим», – диде Татарстан Республикасы Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International