Җәлил поселогында яшәүче Александр Семенович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бүген Җәлил поселогында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сидоров Александр Семеновичка 90 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы бүләген тапшырды, ветеранга иң изге теләкләрен җиткерде. Ветеранны гомер бәйрәме белән шулай ук Җәлил җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Идиатуллина, “Җәлилнефть” идарәсе профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов, идарәнең ветераннар советы рәисе Әнәс Борһанов, хезмәттәшләре һәм якыннары тәбрикләделәр, тагын бик күп еллар матур гомер кичерүен теләделәр. 

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International