Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Социаль хезмәт”

2018 елның 19 октябре, җомга

Өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өчен “Шәфкатъ” үзәгендә зур җыелыш үтте. Анда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, ел азагына куелган бурычлар аңлатылды. Әйтелгәннәрдән тыш, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйлметдинова халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү хакында чыгыш ясады. “Шәфкатъ” үзәгенең гомуми гамәли табибы Рафаэль Шайхлисламов  гриппка каршы прививка ясатуның мөһимлеге турында аңлатты.

   Җыелыш барышында көзге-кышкы чорда яңгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү хакында искәртелде. Социаль хезмәткәрләр үзләре өчен эшләрендә куллану өчен бай мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International