Яшь армиячеләрнең кышкы акциясе "1000 000 игелекле эш".

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасының "Яшь армия" бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте "1000 000 игелекле эш" кышкы Яшь армиячеләр акциясен башлап җибәрде. Петровка Завод мәктәбе укучылары кошлар өчен җимлекләр ясап  элделәр, стелланы һәм  аның юлларын кардан чистарттылар. Яшь армиячеләр мәктәп музеен оештыруда булышалар, авылның өлкән гражданнарына һәм тыл ветераннарына чүп-чарны чыгарырга, кардан ишегалларын чистартырга ярдәм итәләр. Балалар үз үрнәкләрендә яхшы гамәлләр кылу күңелле булуны күрсәттеләр һәм калган балаларны яхшы эшләр эшләргә өндәделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International