2019 нчы елның 15-17 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә физик культура фәне буенча 9-11 сыйныфлар өчен гомумроссия олимпиадасынын респубика этабы үтте. Анда районыбыз данын яклап Сарман урта мәктәбе укучылары Исмәгыйлова Таңсылу, Шириев Айрат һәм Тимербаева Исламия катнаштылар. Балалар 3 төр номинациядә ярыштылар: теория, йөгеру һәм гимнастика. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Исмагилова Тансылу призер булды. Укучыны югары категорияле укытучы Калимуллин Данияр Дөлфэт улы әзерләде. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!