Өйдә социаль хезмәт алучы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендәге Шакирҗанова Хәния Шакирҗан кызы 17 февраль көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сарман районы Әлмәт авылы кызы Хәния апа, табигатьнең матур кочагында туып үсә. Хәния апаның хезмәт юлы төрле эшләр башкаруы белән аерылып тора: юл төзү, колхозда эшләү, клуб мөдире булу, сәүдә белән эш итү, Камчаткадан алып Сарманда төгәлләнә. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.  Шакирҗановлар гаиләсендә ике баһадир ул үсә. Бүгенге көндә сугышта катнашучының тол хатыны,  тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Хәния апа Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, тормыш иткән ике улының, оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына шатланып яши. Үзенә беркетелгән социаль хезмәткәре Шакирова Резида эшеннән бик канәгать.

Хәния Шакирҗан кызын юбилее белән  якыннары, шулай ук Сарман районы башлыгы урынбасары, социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры, Сарман авыл җирлеге башлыгы, ветераннар Советы рәисе котлады. Барысы да юбилярга сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Хәния апа, үз чиратында, барлык килгән кунакларга рәхмәт белдерде һәм тыныч, бәхетле тормыш, барлык башлангычларда уңышлар теләде. Ул үзенең сәламәтлеге нык булып, 100 еллык юбилеен да  каршы алырмын дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International