Район Советында атналык киңәшмә

15 апрель 2019 ел., дүшәмбе

Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча «2019 нчы елда балаларның җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында. Район мәгариф оешмаларында мигрант балаларның җайлашуы» темасына район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров, Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина чыгыш ясады.

Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлеге турында опека  органының баш белгече Фәридә Шәйдуллина сөйләде.

"Территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү турында" гы өченче мәсьәлә буенча сүз Башкарма комитетның административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Марат Шәеховка бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования