2, 3 нче сыйныф укучыларының (рус теле һәм математика буенча) муниципаль фән олимпиадалары

15 апрель 2019 ел., дүшәмбе

Сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан 2019 елның 8-9 апрелендә 2, 3 нче сыйныф укучыларының (рус теле һәм математика буенча) муниципаль фән олимпиадалары узды. Муниципаль олимпиадаларда 76 укучы катнашты. Безнең гимназия укучылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

2 нче сыйныфлар арасында рус теле буенча Садыйкова С.-җиңүче, Гәрәева А. –призер , математика буенча Аслямов А.-призер (укытучысы Кәримова З. Ф.).)

3 нче сыйныфлар арасында  рус теле буенча Гыйләҗева Р., Косоногова Я. призерлар ;

математика буенча-Закиров Р., Косоногов Г.-призерлар  ( укытучысы Яппарова Г. З)

Муниципаль предмет олимпиадасында җиңүчеләрне, призерларны һәм катнашучыларны ирешелгән нәтиҗәләр белән чын күңелдән котлыйбыз. Балаларны олимпиадада катнашырга әзерләгәннәре өчен укытучыларга рәхмәт белдерәбез. Яңа белем бирү горизонтларын үзләштерүдә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования