Чукмарлы авыл җирлегендә 90 яшьлек юбилей

15 апрель 2019 ел., дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 15 апрелендә Чукмарлы авылында яшәүче Галләмова Хәтимә Әһлиулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу бәйрәм көнендә аны муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге урынбасары Гүзәл Раиф кызы, "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" филиалы директоры Альбина Сабирова котлады. Хәтимә Әһлиулла кызына котлаулар белән бергә бүләкләр һәм ил Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. Барлык катнашучылар аңа сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования