“Китапханә: кичә, бүген, иртәгә” .Экскурсия

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.

 Бүген, үзәк китапханәдә “Китапханә: кичә, бүген, иртәгә” дип исемләнгән экскурсия үткәрелде.  Чарада  МБББУ “Сарман гимназия” сенең 8 “Б” сыйныф укучылары катнашты. Экскурсия иң элек  абонементтан башланды, өлкән китапханәче Рәзинә Гарифуллина  95 еллык тарихы булган китапханә белән таныштырды. Китапханәдә эшләп килүче яңа күргәзмәләргә,  яңа китапларга күзәтү ясады,   китапханәдән файдалану кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды. Китап  туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Энҗе Шаехова китапханә фондында булган китаплар, каталоглар тартмасына карточкалар куелыш системасы турында сөйләде. Библиограф Гөлнур Мадьярова методик- библиография бүлеге эшчәнлеге ,картотекалардан ничек файдалану турында сөйләде. Уку залында  өлкән китапханәче Равилә Шәмсетдинова катнашучылар өчен төрле   энциклопедияләргә киңәйтелгән күзәтү үткәрде.  Кыскасы, экскурсия бик эчтәлекле, кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International