2019 елның 18 апрелендә Зур Нөркәй урта мәктәбе базасында «мәктәп һәм вузда табигый –география фәннәрен укытуның заманча проблемалары» I нче төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге эш 4 секциядә алып барылды. Конференциядә 60 укытучы чыгыш ясады. Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сертификатлары тапшырылды.