Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә .Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен, без балаларга җиткерергә тиеш.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайнын туган көне якынлашу уңаеннан,без буген кинотеатрга «Лилия» балалар бакчасы нәниләрен чакырдык. Балалар «Китап битләре-зур экранда» дигән исем астында, шагыйрьнең балалар эшне яратырга, табигатьне сакларга, изге туган телебезгэ, газиз татар теленә тугры калырга өндәп язган поэма – әкиятләрен мультфильм рәвешендә карадылар. Нәниләр бөек язучыбыз язган әсәрләрнең җанны жылытуын, куңелне яктыртуын, туган телгә мәһәббәт тәрбияләуен тошенделәр.