Тәрбиячеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Балалар Россиянең дәүләт символлары: гербы, флагы һәм гимны турында күп кенә яңа һәм кызыклы фактлар белделәр. «Без Россиядә яшибез» дигән туган якны өйрәнү квестында бик теләп катнаштылар, төрле станцияләрдә Россия тарихы, география буенча биремнәр үтәделәр, Ватан турында рус мәкальләре төзеделәр, рус биюләре элементларын күрсәттеләр. Балалар туган ил турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. «Россия - минем Туган илем! " аппликациясен төзегәндә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Чара күңелле бәйрәм атмосферасында узды.