Җәлилдә Россия көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

12 июнь көнне Җәлил Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Россия көненә багышланган концерт узды.Концерт программасын Мәдәният сарае методисты И. И. Леонтьева алып барды. Поселок халкын Россия көне белән шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә. Кәримов котлады.
    Патриотик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Җәлил гимназиясе укучысы И. Якупов башкаруында    Е. Евтушенконың «Волга" һәм С. Островой "Легенда" шигырьләренең экспрессив укуы тамашачыга аеруча тәэсир ясады. "Родники» вокаль ансамбле "Я лечу над Россией" җырын башкарды,ә "Карамель" эстрада бию ансамбле "Вперед,Россия"җыры белән чыгыш ясады.

Тамашачылар концертны кызыксынып карадылар һәм бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International