Сөлек авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, I, II дәрәҗә “Ана даны” медале иясе Мөхәметдинова Әминә Гали кызы бүген олуг юбилеен билгеләп үтте.
Гомер бәйрәме белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, балалары, якыннары тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Фәндәс Әнәсович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.