Мәктәп яны лагеренда театр көне

10 июль 2019 ел., чәршәмбе

Җәйге каникуллар балаларның буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Бу чор аларның иҗади потенциалын үстерү, шәхси мөмкинлекләрен камилләштерү, мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү, социаль элемтәләр системасына керү, үз планнарын гамәлгә ашыру, эшчәнлекнең шәхси яктан әһәмиятле өлкәләрендә шәхси мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү өчен уңайлырак.

    Җәй көне Сарман үзәк китапханәсе мәктәп яны лагерьлары белән актив хезмәттәшлек итә. 10 июль көнне китапханә «Олимпия өметләре» җәйге спорт лагере балалары өчен театр көне оештырды. Бу көнгә кадәр зур иҗади эш алып барылды. Балалар «Репка» рус халык әкиятен нигез итеп алдылар, курчак театрын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования