Җәлилдә «Мәдәни мохит" проекты кысаларында чаралар дәвам итә

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында "Мәдәни мохит" проекты кысаларында чаралар дәвам итә.

Бүген, 11 июль көнне поселокның дендропаркында Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укытучыларыннан чираттагы мастер - класслар узды. Балаларга фетрдан "Күңелле жираф" уенчык-аппликациясе  һәм популяр уенчык - бильбоке ясау осталыгына өйрәттеләр.

   Яңа идея белән илһамланган балалар кул астындагы материаллар (пластик стаканнар, кайчылар һәм төрле төстәге җепләр һ.б.) ярдәмендә уенчыклар ясарга тотындылар.

   Мастер-класс ахырында һәркем үз куллары белән ясалган уенчыгы белән уйнады. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм түземсезлек белән киләсе мастер-классларны көтеп калдылар. 

Соңрак Җәлил мәдәният сарае мәйданында Казан шәһәреннән "Black Jack" кавер-төркеме концерты булды.Кавер-төркем 1980-2000 елларда төрле жанрларда (рок-н-ролл, джаз, блюз, шансон һәм башкалар), шул исәптән чит телләрдә дә җырлар башкара.Концертка килгән тамашачылар төркемнең югары дәрәҗәдә чыгыш ясавын билгеләп үттеләр.Диляра Умарованың искиткеч вокалы тамашачыларны шул кадәр сокландырды, алар  хәтта башкаручыларга кушылып, дәртле музыка астында биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International