Җәлилдә Раилә Маннанова концерты

2019 елның 14 июле, якшәмбе

Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында "Мәдәни мохит" проекты кысаларында Раилә Маннанованың концерты узды.

Җырчы тыңлаучыларга " Бер күрешү үзе бер гомер!» исемле концерт программасын тәкъдим итте. Кабатланмас тавыш, һәр җырның мөлаем һәм моңлы башкаруы - Раилә концертларында һәрвакыт кабатлана торган комплиментлар. Аның профессиональлегенә, артистизмына да сокланып туймаслык.Раилә Маннанова бик күп яңа һәм танылган композицияләр башкарды.  Бу мөһим көндә Раиләнең барлык дуслары һәм туганнары килгән иде.  "Балама" композициясен башкарган вакытта оныклар Раиләгә йөгереп чыкканда дулкынландыргыч мизгел булды.

Кичәне И. Хафизова җитәкчелегендәге конферанс һәм М. Хаҗиевның баянда виртуоз уены тагын да бизәде. Концертта шулай ук чакырылган кунаклар чыгыш ясады: "Заман" төркеме солисты Р. Илалтдинов,җырчы Д. Гомәров,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,шагыйрә,популяр җырлар авторы Н..Сабирҗанова.

Кичә ахырында Раилә Маннанова тыңлаучыларга «Иркәм буасы килә»җырын бүләк итте.Соңгы аккордтан соң яңгыраган алкышлар һәм артистлар адресына әйтелгән рәхмәт сүзләре музыкаль бәйрәмнең матур тәмамлануы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International