Район Советында атналык киңәшмә

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

 

«Өлкән халыкны диспансерлаштыру турында» көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча «Сарман үзәк район хастаханәсе» баш табибы Айрат Галимов чыгыш ясады.

Сарман муниципаль районы территориясендә үзмәшгуль гражданнарны теркәү барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова сөйләде.

«2018-2019 уку елы йомгаклары һәм киләсе уку елына бурычлар турында»гы өченче мәсьәлә буенча сүз муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабировка бирелде.

Аннары киңәшмәдә катнашучыларны авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International