12 июль көнне Ләке авыл җирлегендә керәшеннәрнең милли гореф-гадәтләрен яклап килүче Питрау бәйрәме үтте. Бәйрәмне “Айбагыр” керәшен фольклор балалар ансамбле һәм “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле ачып җибәрде. Бәйрәмне “Натукай” һәм “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбльләре үзләренең матур,моңлы җырлары тагы да җанландырдылар. Виталий Васильевич Агапов һәм аның иҗат төркеме узләренең җырлары белән халыкны таң калдырды.
Бәйрәм төрле уен-көлке,җыр-биюләр белән үрелеп барды.