Җәлил китапхәнәсенең хезмәткәрләребистәбезнең санаторий-профилакториясында ял итүче балалар өчен “Татарстан гербы һәм флагы тарихы” исемле интеллектуаль-күңел ачу сәгате үткәрделәр. Балаларга Татарстан турында мәгълүмат бирелде, татар теленең дәүләт теле булуын аңлатылды. Татарстан символикаларын искә төшерү, респубкликабызның күп милләтле булуы һәм аларның үзара дус, тату булып яшәүләре турында сөйләшү бик кызыклы үтте.