16 июль көнне социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен « Кайнатма көне » оештырылды. Чара әлеге тәм-том барлыкка килү тарихы белән башланып китте һәм дегустация белән дәвам итте. Катнашучыларга кайнатманы татып карарга һәм нинди җиләк-җимештән кайнатылганын билгеләргә тәкъдим ителде. Соңыннан варенье кайнату серләре һәм рецептлары белән уртаклаштылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.