Рөстәм Миңнеханов «Җәлилнефть» НГЧИнә 60 ел тулуга багышланган тантанадана: Бүген нефть тармагы – республикабыз икътисадының нигезе

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖның «Җәлилнефть» НГЧИнә 60 ел тулуга багышланган тантанада катнашты.  

Чара Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә узды.

«Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре – нефть тармагы ветераннары, җитештерү алдынгылары, үз һөнәренең осталары, НГЧИ цехлары үзәк мәйданнан танатналы төстә уздылар. Үзәк мәйданда урнаштырылган экранда «Җәлилнефть» НГЧИнең тарих сәхифәләре күрсәтелде.   

Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген нефть тармагы – республикабыз икътисадының нигезе.

«Бүген монда ике зур вакыйга – Җәлил бистәсенең 55 еллыгы һәм «Җәлилнефть» НГЧИнең 60 еллыгы бәйрәм ителә, алар үзара бик нык бәйләнгән. Бүген нефть тармагы – республикабыз икътисадының нигезе. Нефть тармагында эшләүче кешеләр төбәк үсешенә һәм тулаем ил үсешенә зур өлеш кертәләр. Без «Татнефть» компаниясенең әйдәп баручыларыннан берсе – «Җәлилнефть» НГЧИ казанышлары белән горурланабыз. Монда 585 млн. тонна нефть чыгарылган, бүген бу – «Татнефть» компаниясе чыгарган нефтьнең 16%ы. Чын күңелемнән барлык нефтьчеләрне һәм Җәлил бистәсе кешеләрен бәйрәм белән котлыйм һәм аларга уңышлар телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев исеменнән котлау телеграммасын да укыдылар.

Сарман  муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин республика җитәкчелегенә Җәлил бистәсенә һәм тулаем районга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.  

Җәлилчеләргә сәламләү сүзе белән «Татнефть» ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Хәлимов та мөрәҗәгать итте.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук Россия Федерациясе энергетика министрлыгының ведомство бүләкләре һәм «Татнефть» ГАҖ бүләкләре дә бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International