Җәлилдә бәйрәм чаралары.

2019 елның 10 августы, шимбә

9 август көнне Җәлилдә "Җәлилнефть" НГЧИның 60 еллыгына һәм поселокның 55 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

 Поселок стадионында чакырылган артистлар катнашында концерт үтте. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының нефть һәм газ эзләү һәм чыгару буенча беренче урынбасары – «Татнефть – Добыча» җитәкчесе Рөстәм Хәлимов, Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин.

Поселокның юбилеена зур әзерлек эшләре башкарылды, бу барысына да, бигрәк тә читтән килгән кунакларга күренеп тора иде.  «Татарстан Республикасы территориясендә заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы кысаларында Ленин урамы буенча М. Җәлил бульвары реконструкцияләнде.  Шулай ук мәдәният сарае мәйданында яңа фонтан "Татнефть"ГАҖ финанс ярдәме белән урнаштырылуын да билгеләп үтәргә кирәк.  4-нче номерлы балалар бакчасын капиталь ремонтлау һәм социаль ипотека программасы буенча төзелгән 18 фатирлы йортны файдалануга тапшыру поелок өчен әһәмиятле вакыйга булды.

Өмәләр узды, оешмалар янындагы территорияләр ремонтланды һәм тәртипкә китерелде, юллар ремонтланды. Җәлил поселогы администрациясе бу чараларда катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International