Акция«Сәламәтлеккә-Яшел ут!»

12 август 2019 ел., дүшәмбе

10 август көнне Сарман үзәк паркында, халыкның игътибарын сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан, «сәламәтлеккә-Яшел ут!»акциясе утте. Акция символы булып яшел тасма тора. Яшел төс – сәламәтлек, тормыш, үсеш, табигать белән гармониянең һәм уңдырышлылыкның төсе. «Форпост» үзәге активистлары акциядә катнашучылар беләзегенә сәламәтлекне гәүдәләндерүче яшел тасма бәйләделәр һәм барысын да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм физик культура белән актив шөгыльләнергә өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования