«2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында республика бюджетыннан муниципаль архивларга стационар һәм мобиль стеллажлар урнаштыру өчен акча бүлеп бирелде.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә стационар стеллажлар урнаштыру тәмамлана.