«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сарман муниципаль районында 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтү буенча сынап карау чарасы үткәрелде

2019 елның 13 августы, сишәмбе

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елның 10 августында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Сарман муниципаль районының медицина оешмаларына илтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны үтәү максатыннан, Азалак һәм Ләке авылларыннан 65 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне Сарман үзәк район хастаханәсенә илтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән сынап карау чарасы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International