Татар Карамалысы авылында яшәүче Мортазин Әзһәр Мәхүбрахман улына 90 яшь тулды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде.

Ул, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрен Александровка авыл җирлеге башлыгы Артур Гафиятуллин, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Саклаубаш участок шифаханәсе баш табибы Шәрифҗан Мәүләвиев, авыл ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова, күршесе Рәмзия Яруллина, балалары, оныклары тәбрикләделәр, сихәт гомер теләделәр. 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International