"Нөркәем" һәм "Чишмә" фольклор коллективлары Казанда чыгыш ясады

2019 елның 20 августы, сишәмбе
“World Skills”стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионаты кысаларында 18 август көнне Казан ипподромы чит илләрдән 2000 меңнән артык яшь һөнәрчесен җыйды. Кунакларны төрле районнардан килгән татар фольклор коллективлары халкыбызның яратып уйналына торган түгәрәк уены белән каршылады. Әлеге бәйрәм чарасында Сарман районыннан ике коллектив:Зур Нөркәй авылыннан ”Нөркәем” халык фольклор ансамбле, һәм Мортамак авылыннан “Чишмә” фольклор ансамбльләре катнашты. Республикабызның традицион мәдәниятен үстерү үзәге җитәкчелеге тарафыннан оештырылганган әлеге чара кунакларның да катнашучыларның да күңеленә бик хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International