Азалак мәктәбендә янгын сүндерүчеләре белән очрашу узды.

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

17,18 нче сентябрь  көннәрендә  МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”  укучылары Зур Нөркәй  янгын сүндерүчеләре белән очраштылар.  Зур Нөркәй ОП җитәкчесе Миңнуллин Рамил Рәис улы  балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты, янгын сүндерү процессы белән таныштырды.  Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Очрашудан  балалар  канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International