Уку елы башлану белән Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Музейда белем көне” акциясе кысаларында укучылар өчен төрле чаралар үткәрәләр. Бу елны Сарман урта мәктәбендә 1 класслар өчен класстан тыш дәресләр үтте. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр. Чара бик мавыктыргыч һәм кызык узды.