Әлфия Мунировна җитәкчелегендәге 5б сыйныф укучылары укытучылар өчен ”Рәхмәт Сезгә, укытучым! ” исемле әдәби музыкаль монтаж күрсәттеләр. Монтаж эчтәлекле, саф татарча булуы белән укытучыларның да күңеленә хуш килде. Балалар, җыр-биюләр аша, укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр, рәхмәтләрен белдерделәр. Без дә, үз чиратыбызда, 5б сыйныф укучыларына һәм аларны әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез!!!