2019 елның 12 октябрендә Җәлил беренче мәктәбендә мәктәп үзидарәсе Президентын сайлау булып узды. Сайлау участоклары үз эшен 8.00 дә башлап җибәрде, үзләренә ошаган кандидат өчен тавыш бирергә 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук педагоглар килде. Сайлауларда өч кандидат катнашты: Яббарова Диана 10б сыйныфы, Вәлиәхмәтова Карина 10 а сыйныфы, Хөснетдинов Альберт 11 сыйныф. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүче Диана Яббарова булды. Диана мәктәп президенты вазыйфасында нәтиҗәле эшләвен телибез!