Иске Кәшер урта мәктәбе "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшереп карау йөзеннән Иске Кәшер урта мәктәбе, "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды. 

Татарча диктант язучыларның иң кечкенэләре 5 сыйныф укучылары булса, иң өлкәне, авылыбызның ак әбисе, Галия апа Сираева булды. Аңа 85 яшь. "Кечкенәдән китап укырга яраттым,әле хәзер дә яратып укыйм, диктант язып үземне сынап карыйсым килде",- ди Галия апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International