Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә

2019 елның 15 ноябре, җомга

Изге җомга көнендә мәктәпнең татар теле укытучылары  7 нче сыйныф укучыларын туган ил, туган як турында сөйләшүгә чакырдылар. Шигъриятсез буламы соң?! Бистәбездә яшәүче юбиляр шагыйрә Рухия  Ахунҗанова иҗаты «Җәлилнефть» нефть  һәм газ чыгару идарәсе, бистә юбилейлары белән бергә бәйләнде. Чарада  мәгариф бүлеге методисты Г.Ф.Салихова, “Хезмәт даны” музее җитәкчесе А.Галиәхмәтова, бистә китапханәчесе С.Әкрамова, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Ә. Төхбәтуллин, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Г.Гарипова катнашты һәм чыгыш ясады.
«Кеше туган ягы белән көчле. Ә туган як безнең белән көчле булсын иде». Өлкәннәрнең чыгышында, шагыйрәнең укылган шигырьләрендә менә шушы фикер яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International