Сарманда район Советында атналык киңәшмәсе узды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык киңәшмә узды.

Беренче көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Ул район территориясендә гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары һәм референдумнар үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Район территориясендә Яңа ел чараларын оештыру һәм үткәрү турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясады.

«2019 елда физик затларның милек салымнары керүе турында» гы мәсьәлә буенча сүз Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимовага бирелде.

Аннан соң Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Хадиуллин авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән таныштырды.

Илнур Сибгатуллин Фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International