Россия Федерациясе Конституциясе көнендә яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

2019 елның 14 декабре, шимбә

12 декабрь көнне районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда тантаналы рәвештә яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы узды.

Паспорт тарихы белән кыскача танышканнан соң, балалар видеофильм карадылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова укучыларны истәлекле көннәре белән котлады, изге теләкләрен җиткерде, район миграция хезмәте белгече белән берлектә яшь сарманлыларга паспортлар тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе," Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе белгече, "Яшь гвардия" оешмасы җитәкчесе дә изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук балалар викторинада актив катнаштылар һәм музей исеменнән бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International