Психологик десант кысаларында Күтәмәле мәктәбенә Сарманның психолого-педагогик медико-социаль үзәге җитәкчесе Наилә Шәмсетдинова килде. Ул 5-6, 8-9 сыйныф укучылары белән тренинг күнегүләре эшләде, диагностика үткәрде, башлангычы сыйныф укучыларының эмоциональ халәтен һәм психик үсешен тикшерде. Күнегүләр балаларга ошады.