Рангазар авыл китапханәсендә «Без коррупциягә каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Участковый Кәримов Марс Фаяз улы коррупция төшенчәсе, аның төрләре һәм килеп чыгу сәбәпләре, илгә китергән зыян, шулай ук ришвәтнең бүләктән нәрсә белән аерылуы турында сөйләде. Катнашучылар кешенең намуслылыгы һәм хаклыгы турында фикер алыштылар, коррупция турында, коррупция китереп чыгарган хокукка каршы гамәлләр турында белделәр. Мәгълүмат сәгатендә авыл җирлегенеңтөрле оешмаларында эшләүчеләр катнашты.