25 гыйнвар көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә яраткан укытучысы, талантлы җитәкче, кайгыртучан әти һәм бабай - Хабибуллин Рафис Галимҗан улының юбилее уңаеннан мәктәп дуслары очрашуы узды. Төрле еллар чыгарылышлары мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, ә Рафис Галимҗанович хәзерге укучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телим!