Азалак мәктәбе укучылары "Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее"нда булып кайттылар.

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

"ТАССРга 100 ел - 100 мәрхәмәтле эш" хәйрия акциясе кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллык юбилее  уңаеннан Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее"нда булып кайттылар. Музей хезмәткәре Гөлнара Мосавир кызы балаларны Сарман ягы тарихы һәм этнографиясе белән таныштырды. Укучылар  Бөек Ватан сугышы экспозицияләрен карадылар. Музей экспонатлары балаларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International