Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "100 ел ТАССР-100 мәрхәмәтле эш" акциясе кысаларында "Татарстан-яраткан йортым" дип аталган сыйныф сәгате үтте. Авылыбыз китапханәчесе Миләүшә Тагрифовна укучыларны СССР флагы, республикага кагылышлы әдәбият һәм 2020 елда танылган даталар белән, ә авыл музееның Хезмәт һәм Сугышчан Дан залында сугыш һәм хезмәт ветераннары белән таныштырды.