ТАССРның 100-еллыгына багышланган проект эше

2020 елның 14 феврале, җомга

14 февраль көнне Саклаубаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары "ТАССР төзелүнең 100 еллыгына юбилейга" дип исемләнгән проект эшләре башкардылар.

3 нче сыйныф укучылары башта кирәкле материал, мәгълүмат әзерләделәр, 2-4 нче сыйныф укучыларын чакырдылар. Очрашу башында алар кунакларга безнең республика, ил җитәкчеләре, Татарстанның элеккеге һәм бүгенге символикасы турында кыскача гына сөйләделәр. Соңыннан барысы бергә проект эшен башкардылар. Бу чара укучыларның белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итте, республика өчен горурлык хисе тәрбияләде, коллективта эшли белү сәләтен үстерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International