Бүген, 14нче февраль көнне, «Җәлил гимназиясе»нең 9 нчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятендә булдылар. Алар көллиятнең матди-техник базасы белән таныштылар, машина-трактор паркында, уку кабинетларында булдылар, концерт карадылар. Барлык чаралардан соң алар өчен ашханәдә төшке аш оештырылды.