24 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов А. И. районга эшлекле сәфәр кылды. Ул, белем бирү учрежденияләренең дистанцион укуга күчү мөмкинлекләре белән танышу максатыннан , Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сарман гимназиясе һәм Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларының әзерлекләрен карады.