ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

5-нче февраль көнне мәгариф булегендә чираттагы директорлар утырышы узды. Утырышта халыкны эш бн тәэмин итү оешмасы житәкчесе Хайбрахманова Г.Р.  һәм район прокуроры урынбасары Рахматуллин Л.Р. катнаштылар. Алар вакансияле эш урыннары һәм мәктәпләрдә сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне эш бн тәэмин итү турында сөйләделәр.

Узган җомгада Сандугач балалар бакчасынын 1-нче кечкенәләр төркемендә «Куян кызында кунакта» исемле кичә үтте.

05 февраль  конне Александровка урта гомум белем биру мэктэбе укучыларына  яна тошерелгэн  «Тимур и команда» исемле фильм курсэтелде.

  Азалак авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты  хезмәткәрләре укучылар өчен “Сталинград өчен сугыш”дигән  тарихи сәгать үткәрде.  Дәрес 200 көнгә сузылган  Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулуга багышланды. Бу чарага  сугыш ветераны Сагдиев Дастегирның  улы Билал абый чакырылды. Билал абый укучыларга әтисенең сугыш кичерешләрен  сөйләде. Сагдиев Дастегир абый 1942 елда сугышка алына, Сталинград сугышында катнаша,  шул сугышта каты яралана һәм 1943 елда демобилизацияләнә. Укуларга “Сугыш кайтавазы” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
 

3 февраль көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Тирән тамырлар» дип исемләнгән фольклор коллективлар конкурсы булып узды. Районыбыздан Мортыш-Тамак авылыннан «Чишмә» фольклор коллективы, Иске Кәшердән «Балкыш» фольклор коллективы, Зур Нөркәй авылыннан «Нөркәем» вокаль-инструменталь ансамбле, Сарайлы авылыннан «Ахирәтләр» фольклор ансамбле, Кәүҗияк авылыннан Альберт Хәбибуллин, Александровка авылыннан Шәйхетдинова Мәдинә, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хозур» ветераннар ансамбле, «Илек» җыр-бию ансамбле катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

2018 елның апрель аенда "Безнең Татарстан" фестиваленә йомгак ясала.

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә төрле мәктәп яшендәге балалар өчен әңгәмәләр, информацион сәгатьләр, китапханә дәресләре үткәрелде.
Язучы А.И. Солженицынның тууына 100 ел тулу уңаеннан Урта Кәшер авыл китапханәсендә “Великий сын России” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International