ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Республика күләм уткәрелгән шахмат һәм шашка ярышларында безнең пенсионерлар икенче урынны яулады.

21 февраль- Бөтендөнья туган тел көне. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Бүген үзәк китапханәдә “И, газиз туган телем” дип исемләнгән  викторина үтте.  Анда МБГББУ “Сарман гимназиясе" укучылары катнашты. Кичә ахырында  катнашучылар  бөтенесе бергә “Туган тел” җырын җырладылар.

21 февраль конендэ «Сарман» кинотеатрында «Лилия» балалар бакчасы нәниләренә һәм Катыш -Каран белем биру мәктәбендә, укучыларга "Тел коне" унаеннан «И туган тел и матур тел»  исеме астында, балаларда уз теленә хөрмәт һәм аны ярату, белем алу чарасы буларак, аңлы караш тәрбияләу максатыннан бөек язучыбыз Габдулла Тукайның әкиятләрен мультфильм рәвешендә курсәтелде һәм соныннан укучылар яңа төшерелгән  «Тимур и команда» исемле фильм карадылар. 

 

20 февраль көнне  -  кино өлкәсендә еллык эш нәтижәләре буенча Казанда семинар киңәшмә утеп, республика куләмендә «Сарман» киноучреждениесы 3 нче урынны яулаганы билгеле булды.

Бөек язучы, фикер иясе, философ, укытучы, мәгърифәтче Лев Толстой үзеннән соң данлыклы әсәрләр калдыруы белән генә түгел, ә милләтне һәм халыкларны берләштерә торган рухи фәлсәфәне дә мирас иткән олы шәхес дип бәяләнә. Язучының тууына быел 190 ел тула һәм 2018 ел – Татарстанда Л .Н.Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә төрле чаралар үткәрелә башланды. “Бөек аксакалның хакыйкате” исемле әңгәмәдә балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, балалар өчен язылган әсәрләр укылды. Ахырда укыган әсәрләр буенча фикер алыштык.

Бүген Сарманда террорчылыкка каршылык китерү комиссиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International